Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан белән Русия арасындагы шартнамәнә озынайтылачак

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Думага сайлау тәмамлангач, вакыты 2017 елның июлендә бетәчәк Татарстан белән Русия арасындагы шартнамәне озайту эшләренә ныклап тотыначакларын әйтә.

2017 елда Татарстан белән Русия арасында имзаланган шартнамәнең вакыты чыга. Республика ягыннан бу документны озайту эшләре әле башланмаган, әлегә республика хакимияте Русия Думасына сайлау алды мәшәкатьләре белән мәш килә.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шартнамәне яңарту эшләренә сайлаудан соң ныклап тотыначакларын әйтә. 28 июньдә булган матбугат очрашуында ул яңа вәкаләтләргә дәгъва кылмыйбыз, әмма бу документ озайтылырга тиеш дип белдерде. Мөхәммәтшин шартнамәне Татарстанга гына түгел, Русия өчен дә бик мөһим документ дип тә атады.

"Шартнамәнең теге чакта да, әле дә кыйммәте зур. Без аны Русия Конституциясе кысаларында имзаладык. Бүген ул федераль кануннар нигезендә эшли. Бу документ ул вакытта Татарстанда, Русиядә булган киеренкелекне юкка чыгарырга ярдәм итте. Шартанамә нигезендә Татарстан Констуциясенең легитимлыгын исбатлый алдык, Русия Конституциясе дә танылды. Русиянеке бер елдан, соңрак кабул ителеде.

Һичшиксез, без шартнамәнең дәвам итүен телибез, аның өчен тырышачакбыз. Документларның лигитим булуы - безнең федератив дәүләттә яшәвебезне күрсәтә. Яңа вәкаләтләргә дәгъва итмибез.

Бу уңайдан эшчәнлек Русия Дәүләт думасына сайлаудан соң башланыр дип уйлыйм. Аннан соң безгә ныклап, җентекләп эшли башларга мөмкинлек булачак. 2017 елга кадәр вакыт бар әле. Шартнамәне озайтырга кирәк", диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев