Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан буйлап – сәяхәткә

Доллар һәм евро үсеше, илләр арасындагы сәяси вәзгыять күпләребезнең җәйге ялларына җитди үзгәрешләр кертте. Халкыбыз тыныч һәм икътисадый яктан кулай булган Россия курортларына өстенлекне бирә башлады. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге белгечләре билгеләп үткәнчә дә, соңгы биш ел эчендә илебездә эчке туризм үсеше күзәтелә.

Ватандашларыбыз туган ил буенча сәяхәтне кулай күрә. Чит илләрдә нибары 19% гына булган. Быелгы җәйне исә халкыбызның күпчелеге Кырымда һәм Кара диңгез буйлары курортларында ял итәргә планлаштыра. Татарстанда диңгез юк. Әмма шуңа да карамастан, республикабыз да шактый гына туристларны үзенә җәлеп итә. Мәсәлән, Казан шәһәре, чит ил туристлары сәяхәткә килүче Россия шәһәрләре исемлегендә Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калыша. Изге Болгар, Биләр, Свияжск калалары да игътибар үзәгендә. Гомумән, Татарстанда, туризм өлкәсендә эшләүче белгеч - "Фортуна" туристлык агентлыгы директоры Роза Сироткина әйтүенчә, эчке туризм соңгы елларда шактый үсеш алды.

- Татарстандагы туризмга дәүләт тарафыннан игътибар сизелерлек дәрәҗәдә артты. Башкалада булып узган "Универсиада", "Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты" да моңа җитди этәргеч бирде. Республикабыз белән чит ил кешеләре генә түгел, милләттәшләребез дә кызыксыналар. Шуңа күрә дә инде эчке туризм үсешенә зур игътибар бирелә. Яңа экскурсион программалар әзерләнде, объектлар ачылды. Быел, мисал өчен, яңа, уникаль театральләштерелгән "Кazan" фольклор тамашасы булдырылды.

Ул башкалабызңың "визит карточкасы" буларак тәкъдим ителә. Аны "Туган авылым" милли комплексында һәр атнаның шимбә көнендә карарга мөмкин. Тәүге тамаша туристларга 1 май көнне тәкъдим ителгән иде. Ул октябрьгә кадәр даими эшләп киләчәк. Туристлар анда милли ризыкларыбыздан торган ашларны да авыз итә алалар. Моннан тыш мәркәзебездә июньдә динозаврлар аланчыгы - "Юркин парк" та эшли башлады.

Ул яшьләргә дә, өлкәннәргә дә, гаиләлеләргә дә кызыклы. Чөнки андагы экспонатларга, махсус технологияләр ярдәмендә "җан кертелде", ягъни динозаврлар хәрәкәт итәләр, төрле авазлар чыгаралар. Теләүчеләр алар өстендә атланып та йөри ала. Фотога төшү мөмкинлеге дә бар. Археологик казылмалар белән кызыксынучыларга да махсус урыннар эшли. Кыскасы, ял итү өчен менә дигән урын. Инфраструктура ягыннан да яңалыклар күп. Соңгы елларда Казан буйлап шактый гына хостеллар - очсыз кунакханәләр ачылды. Спорт чараларыннан соң да туризм өчен кызыклы булган шактый гына объектлар калды. 1000 еллык Алабуга да игътибар үзәгендә. Анда уздырыла торган чараларга ел да күпсанлы халык җыела. Мәсәлән, тиздән Спас ярминкәсе башланачак.

- Туристларга Татарстан буенча нинди экскурсион программалар тәкъдим ителә?

Туристлык агентлыкларында Татарстан шәһәрләре буенча бер көнлек "Экскурсион ял итү көне программалары" күпләп эшли башлады. Соңгы арада аларга ихтыяҗ сизелерлек артты. Чөнки алар очсыз һәм озаклап сәяхәттә йөрергә вакыты булмаган кешеләр өчен бик тә уңайлы. Әлеге программаларны, аеруча, оешма хезмәткәрләре яраталар. Җыелма төркемнәр дә шактый туплана. Экскурсион автобуслар, гадәттә, иртәнге алтыда төркемне алып китә һәм кичке уннарда алып кайта. Көн дәвамында туристлар экскурсияләрдә булып, кызыклы мәгълүмат туплап, файдалы һәм күңелле ял итеп кайталар. Мәсәлән, андый программалардан "Изге Болгар җилләре", "Биләр риваятьләре", "Казанны күзәтү һәм Юркин паркта булу" һәм башкалар бар.

- Нинди туризм юнәлешләре аеруча да популяр?

-Татарстан - күпмилләтле регион. Изге урыннар милләттәшләребез арасында аеруча да кызыксыну уята. Шуңа да республикабызда "Дини турлар" га сорау зур. Ислам динен тотучылар күбрәк Болгар, Биләр шәһәрләренә юл тотса, православие динендәгеләр өч монастырь - Раиф, Свияжск һәм Семиозерскка баралар.

Актив ял итәргә яратучыларны да сөендерергә була. Әмма кышкы сезонда гына. Ул вакытта "Федотово", "Ян" кебек комплекслар эшли башлый. Татарстанда таулар һәм мәгарәләр юк. Шуңа да җәйләрен таулар буенча сәяхәт итүчеләр күбрәк Башкортостан якларына китәләр,ә мәгарәләр сөючеләр - Кунгурга.

Яңа юнәлешләргә килгәндә, сәнәгать туризмын да билгеләп үтәргә кирәк. Бу, аеруча, безнең Чаллыбызга кагыла. Быел КАМАЗ заводы буенча экскурсион төркемнәр өчен турлар булдырылды. Бу сөендерә дә, горурландыра да.

Тагын бер яңалык булып экотуризм яки агротуризм үсешен атарга була. Аның асылы - шәһәр мохитендә тәрбияләнеп үскән кешеләрне авыл тормышы белән якыннан таныштыру. Ягъни кешеләр авылларга килеп, анда яшәп, мал-туарны карап, аны ашатып ял итә алачаклар. Көнбатышта әлеге юнәлеш бик нык популяр. Бездә дә туризм өлкәсендә эшләүче белгечләр фаразлавынча, ул шактый кызыксыну уятыр дип көтелә. Казан асты һәм Әлмәт шәһәрләре яннарында андый туристик авыллар төзелә башлады инде. Димәк, тиздән авылларга да юллама сата башларлар.

Елга круизлары буенча да тәкъдимнәр шактый. Өч көнлек, ике атналык турлар бар. Әмма шунысы кызганыч: Чаллы теплоходларны кабул итә алмый. Әгәр дә андый мөмкинлек булса, безнең шәһәребезгә дә туристлар күбрәк килер иде.

Саулыкларын кайгыртырга теләүчеләргә санаторий-профилакторийларга да төрле юлламалар бар. Бу яктан Татарстан үрнәк булырдай регион. Гомумән, бездә күңелле һәм файдалы ял өчен бөтен шартлар да тудырылган.

Әйе, Татарстанда горурланырлык тарихыбыз, мәдәниятебез һәм архитектурабыз бар. Аның белән хозурланып, туган җиребездә рәхәтләнеп ял итәр өчен бар мөмкинлекләр дә бар. Кунакта рәхәт, әмма өйдә яхшырак мәкален истә тотып, җәйләрне рәхәтләнеп туган җиребездә үткәрик.

Альбина ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев