Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан Диния нәзарәте Уставына үзгәрешләр кертелә

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең VII корылтаенда катнашучылар ТР Диния нәзарәте Уставына үзгәрешләр кертүне хуплап тавыш бирде. Уставка кертелә торган үзгәрешләр белән нәзарәтнең юристы Айрат Билалов таныштырды."2015-2016 елларда Диния нәзарәтендә күпчелек үзгәрешләр булды. Без закон буенча бу үзгәрешләрне үзебезнең төп документка - Уставка кертергә тиеш", - диде юрист. "Иң мөһим үзгәреш...

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең VII корылтаенда катнашучылар ТР Диния нәзарәте Уставына үзгәрешләр кертүне хуплап тавыш бирде. Уставка кертелә торган үзгәрешләр белән нәзарәтнең юристы Айрат Билалов таныштырды."2015-2016 елларда Диния нәзарәтендә күпчелек үзгәрешләр булды. Без закон буенча бу үзгәрешләрне үзебезнең төп документка - Уставка кертергә тиеш", - диде юрист.

"Иң мөһим үзгәреш шунда - билгеле булганча, Татарстан Республикасы Диния нәзарәте Казан шәһәре, Г.Тукай урамы, 38 нче йорт адресы буенча яңа бинага күчте. Хәзер безнең адресыбыз - Казан шәһәре, Г.Тукай урамы, 38 нче йорт.

Уставта Диния нәзарәтенең татар һәм инглиз телендә тәрҗемәсе күрсәтелгән. Әмма гарәп телендә - Коръән телендә Диния нәзарәтенең исеме юк. Шул сәбәптән, бу үзгәреш Уставка кертергә тәкъдим ителә.

Белгәнегезчә, 2016 елда Диния нәзарәтендә Аксакаллар Шурасы эшли башлады. Аның рәисе - Айрат хәзрәт Әюпов. Уставның 3.4 статьясына Аксакаллар Шурасын Диния нәзрәтенең киңәшче органы итеп теркәргә тәкъдим ителә. Шулай ук, Уставның 5.2 статьясына Пленум составына Аксакаллар Шурасы рәисен кертергә, 5.5 статьясына Пленум карамагына Аксакаллар Шурасы рәисен һәм әгъзаларын кертергә тәкъдим ителә. Аксакаллар Шурасы эшчәнлеге турында Уставка яңа 11 нче бүлек кертелергә мөмкин.

Диния нәзрәте Уставына 10.3 статьясына яңа үзгәреш өстәргә - казыйлар шурасы әгъзаларының шәхси составы һәм саны пленум тарафыннан раслана дип күрсәтергә тәкъдим ителә", - дип аңлатып үтте А.Билалов.

Моңарчы булган Уставта казыйлар шурасы әгъзалары, мөфти тәкъдиме белән, пленум тарафыннан 9 кешедән 4 елга сайлана дип күрсәтелгән булган. Яңа редакциядә ул статья түбәндәге редакциядә тәкъдим ителә. Казыйлар шурасы әгъзалары, мөфти тәкъдиме белән, пленум тарафыннан 4 елга сайлана. Казыйлар шурасы әгъзаларының шәхси составы һәм саны пленум тарафыннан раслана. Уставта Баш казыйга таләпләрне билгеләргә тәкъдим ителә. Баш казый вазифасына дәгъва кылучы кандидат дини һәм дөньяви белемгә ия булырга, Баш казый вазифасына дәгъва кылу процедурасына кадәр 5 ел дәвамында дини өлкәдә җитәкче вазифаларын башкарган, хөкемгә тартылмаган, намуслы һәм вөҗданлы, сәяси партияләрдә тормаган, намусын шик астына куярдай һәм гаеп итәрдәй гамәлләргә ия булмаска тиеш.

Римма Гатина.

http://www.tatar-islam.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X