Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан Эпидемиология үзәгенең бүлек мөдирен кулга алдылар

Илдар Солтанов мошенниклыкта һәм вәкаләтләрен арттырып файдалануда гаепләнә.

Казанның Совет районы суды «ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәге»нең Чаллыдагы филиалының бүлек мөдире Илдар Солтановны кулга алган. Бу хакта судның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Солтанов мошенниклыкта һәм вәкаләтләреннән явызларча файдалануда гаепләнә. Кичә судта тикшерүче гаепләнүчене сак астына алу үтенече белән чыгыш ясаган.

«Әлеге үтенеч Солтановның авыр җинаять кылуда гаепләнүе белән дәлилләнгән. Иректә калган очракта, гаепләнүче качып ятарга, җинаять эшен алып баруга комачаулык итәргә яки җинаятьчел эшчәнлек эзләрен яшерергә мөмкин», — дип өстәделәр судта.

Суд бүлек мөдирен 8 августка кадәр 2 айга тикшерү изоляторына озатты

Чыганак: Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев