Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан эшмәкәрләренә маркетплейсларда сәүдә башларга ярдәм итәчәкләр

Алабуга, Яр Чаллы һәм якын-тирә районнар эшмәкәрләре игътибарына! 3 сентябрьдә 12:00 сәгатьтә Алабуга шәһәренең Мәдәният сараенда (Нефтьчеләр проспекты, 24 йорт) «Маркетплейс.Җиңел генә» дип исемләнгән электрон сәүдә үзәге оештырган «Интернет-сәүдә, эшмәкәрләрнең киләчәге» бушлай укыту-гамәли семинары узачак.

Спикерлар:
- Юлиана Гордон, Россиянең электрон коммерция буенча әйдәп баручы эксперты, Электрон сәүдә үзәгенең Эксперт советы рәисе.
- Елена Салытова, Татарстан Республикасы, Чувашия, Марий Эл территориясендә СДЭК директоры.

"Безнең максат - сезнең продукцияне сату яки интернет аша хезмәт күрсәтү мөмкинлекләрен күрсәтү. Әгәр дә сез - товар җитештерүче яки хезмәт күрсәтүче, һәм сез үз сату базарын киңәйтергә, интернетта товарлар сата башларга яки маркетплейсларга чыгарга телисез икән - безнең экспертлар Россия һәм халыкара тәҗрибәләр белән уртаклашачак ", - дип сөйләде ЦЭТ башкарма директоры Инесса Яруллина.

«Татарстан Республикасы Хөкүмәте Татарстан эшмәкәрләренә тиз үсә торган электрон сәүдә базарына чыгу өчен уңайлы шартлар булдыру буенча зур тырышлык куя, ул төп сату базарларының берсенә әверелә. Ә бит нәкъ менә сату теләсә кайсы бизнес уңышының төп факторы булып тора. "Маркетплейс. Җиңел генә" ЦЭТ белгечләре тарафыннан үткәрелә торган бушлай күчмә укыту-гамәли чаралар эшмәкәрләр арасында бик кирәкле булып чыкты, алар электрон сәүдәнең аларга нинди конкурент өстенлекләр бирүен аңлый башлыйлар. Иң мөһиме - вакытны кулдан ычкындырмаска һәм уңай вәзгыятьтән файдаланып калырга кирәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев.

Чарада катнашу өчен алдан теркәү түбәндәге сылтама буенча ачылды: https://www.ecom.tatar/link.

Фото: liveinternet.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дәүләт ярдәме