Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан халкы елына 1 млн тоннадан артык бензин куллана

2017 елда Татарстанда барлык төр ягулыкны куллану күләме 2,5 млн тонна тәшкил итте.

Шулардан бензин өлешенә 1,1 млн тонна туры килә. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасында Ягулык-энергетика ресурсларыннан рациональ файдалануны һәм сыйфатын тәэмин итү идарәсе башлыгы Роберт Гыйләҗиев хәбәр итте.
Татарстанда АИ-92 бензинына уртача бәя бер литрга 36,9 сум тәшкил итә һәм Идел буе федераль округы буенча уннан бишенче урында тора. Идел буе федераль округы буенча АИ-80 автомобиль бензинына уртача бәя 3 декабрьгә 34,7 сум булган.
«Хәзерге вакытта Россиядә, шул исәптән безнең Республикада транспорт чараларын кыска табигый газга күчерү буенча зур эш алып барыла. 2600 берәмлек автомобиль бу төр ягулыкка күчерелгән инде. Республикада әлеге юнәлеш буенча 2023 елга кадәр махсус программа бар», – дип билгеләп үтте Роберт Гыйләҗиев.
Шулай ук ул Татарстанда ягулык сыйфатына даими рәвештә тикшерүләр алып барылуын һәм АЗСларда ваклап сату бәяләренең нигезсез үсешен билгеләп үтте. Республикада ел саен 570 мең тонна ягулык җитештерелә. Башка күләмнәр республикага Башкортстан, Пермь, Самарадан кертелә.

 

http://nabchelny.ru/news/34697

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев