Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан мәдәният оешмаларының «Казан гастрольләре» проектын Буа театры башлап җибәрә

Татарстан Мәдәният министрлыгының Казан шәһәре мәдәният идарәсе белән уртак проектында республиканың унҗиде иҗат коллективы катнаша.

Дәүләт иҗат коллективларының «Казан гастрольләре» проектын Буа театры башлый.«28 февральдә Константиновка бистәсендә Татарстанның халык артисты Раил Садриев моноспектакль күрсәтәчәк», — дип хәбәр итте Казан шәһәре башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов.

ТР Мәдәният министрлыгының Казан шәһәре мәдәният идарәсе белән уртак проектында республиканың унҗиде иҗат коллективы катнаша. Алар Казан тирәсендәге бистәләрдә урнашкан мәдәният сарайларында чыгыш ясаячак.

Проектның бер максаты — Казан территориясенә кергән мәдәният сарайларында мәдәни тормышны җанландыру. Бу клублар барысы да төзекләндерелгән. Алар иҗат коллективларын кабул итәргә әзер.

Заллар эпидемиологик вазгыятьне искә алып әлегә 50 процентка гына тутырыла. Әмма вазгыять уңай якка үзгәрер дигән өмет бар.

Проект сигез ай — җәйге ике айлык ял белән ноябрь аена кадәр дәвам итәчәк.

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев