Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан мөфтие Зәй янындагы һәлакәттә зыян күрүчеләр туганнарының кайгысын уртаклаша

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Зәй районында килеп чыккан автоһәлакәткә бәйле рәвештә якыннарын югалтканнарның һәм зыян күрүчеләрнең тирән кайгысын уртаклаша. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайтында хәбәр ителә. "Зәй районында килеп чыккан коточкыч фаҗигада якыннарын югалткан гаиләләрнең һәм зыян күргәннәрнең авыр кайгыларын чын күңелдән уртаклашам. Әлеге һәлакәт барыбызны...

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Зәй районында килеп чыккан автоһәлакәткә бәйле рәвештә якыннарын югалтканнарның һәм зыян күрүчеләрнең тирән кайгысын уртаклаша. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайтында хәбәр ителә.

"Зәй районында килеп чыккан коточкыч фаҗигада якыннарын югалткан гаиләләрнең һәм зыян күргәннәрнең авыр кайгыларын чын күңелдән уртаклашам. Әлеге һәлакәт барыбызны да тетрәндерде. Без фаҗигадә һәлак булганнар һәм зыян күрүчеләр өчен дога кылабыз, аларның якыннарына Аллаһы Тәгаләдән сабырлык һәм әлеге фаҗигане кичерү өчен көч сорыйбыз", - ди ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Искәртеп узабыз, бүген 00.37 сәгатьтә Зәйдән Әлмәткә таба чыгу юлында "Неоплан" пассажир автобусы белән "КАМАЗ" йөк машинасы бәрелешә. Бәрелешүдән соң "Самара-Ижау" шәһәрара автобусы кюветка әйләнеп төшә һәм яна башлый.

Юл-транспорт һәлакәтендә 13 кеше үлгән, шуларның икесе бала. Шулай ук 15 кеше зыян күргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев