Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан Президенты тавыш бирде

Бердәм сайлау көнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җиденче чакырылыш Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларында тавыш бирде. Тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән республика башлыгы Казанның К.Маркс урамындагы А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техника университеты бинасында урнашкан 42нче санлы сайлау участогына килде. Тавыш биргәннән соң Президентка «Мин тавыш бирдем» дигән язулы беләзек...

Бердәм сайлау көнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җиденче чакырылыш Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларында тавыш бирде.


Тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән республика башлыгы Казанның К.Маркс урамындагы А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техника университеты бинасында урнашкан 42нче санлы сайлау участогына килде. Тавыш биргәннән соң Президентка «Мин тавыш бирдем» дигән язулы беләзек тапшырдылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Әйтергә кирәк, бүген мондый беләзекне Казанда сайлауларда катнашкан һәр кешегә бирәләр һәм ул көн дәвамында җәмәгать транспортында бушка йөрергә рөхсәт итә. Браслеттан тыш, сайлаучыларга «Казан-Арена»га зур концертка керергә чакыру билетлары да таратыла.


Журналистлар белән әңгәмәдә Рөстәм Миңнеханов республикада халык сайлауларга килсен өчен җитди сайлау алды эше алып барылуын искәртте.


«Кешеләр үзләрендә республиканың үсеше өчен җаваплылык тоя. Быел без Мәскәүдә эшләячәк, Федераль Җыенның түбән палатасында Татарстан мәнфәгатьләрен яклаячак команданы сайлыйбыз. Бу бик мөһим. Татарстанны анда лаеклы шәхесләр тәкъдим итәр дип өметләнәм», - диде ТР Президенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев