Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан Президенты коткаручыларга 19 яңа янгын сүндерү машинасы ачкычлары тапшырды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә яңа махсус техника ачкычларын тапшырды. Тантана Казанда Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе каршындагы мәйданчыкта узды.

Татарстанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекләренә 19 яңа автомобиль тапшырылды. Коткаручыларга янгын сүндерү машиналарын һәм хезмәт транспортының башка төрләре бирелде.

 «Сезнең эшегез илебезнең һәр субъекты өчен бик мөһим. Узган ел бик катлаулы булды. Шуңа да карамастан, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләрен һөнәри өйрәнү, матди-техник база без юлыккан каршылыклар шартларында нәтиҗәле эшләргә мөмкинлек бирә», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Ул ассызыклаганча, Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матди-техник базасын камилләштерү буенча системалы эш алып бара. Соңгы өч елда автотехника паркын 33%ка яңартуга ирешелде. 32 объект төзелде һәм ремонтланды. "Бу сезнең хезмәтегезгә карата федераль хөкүмәт тарафыннан да, безнең республика ягыннан да игътибарлы мөнәсәбәт турында сөйли. Сезгә нәтиҗәле хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Шулай ук видеоэлемтә режимында Рөстәм Миңнехановка бүген биналары яңадан төзелгән һәм капиталь ремонтланган бүлекчәләрнең шәхси составы хәрби кизү торуга керешүләрен хәбәр иттеләр.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның июнендә Татарстан Президенты республиканың янгын сүндерү һәм коткару бүлекчәләренә 33 янгын сүндерү, коткару һәм җиңел автомобиль тапшыру тантанасында катнашты. Моннан тыш, 2020 елда республика бюджеты хисабына 52 янгын сүндерү техникасына капиталь ремонт ясалган, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев