Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан Президентының Дәүләт Советына еллык юлламасын трансляцияләү 10да башланачак

Бүген 10 сәгатьтә С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы торышы турында еллык юлламасы белән мөрәҗәгать итәчәк. Республика лидеры мөрәҗәгатенең онлайн-трансляциясен Татарстанның теле һәм радиоканаллары алып барачак, шулай ук аны "Татар-информ" сайтында карап булачак. Зур концерт залында 700ләп кеше булыр...

Бүген 10 сәгатьтә С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы торышы турында еллык юлламасы белән мөрәҗәгать итәчәк.

Республика лидеры мөрәҗәгатенең онлайн-трансляциясен Татарстанның теле һәм радиоканаллары алып барачак, шулай ук аны "Татар-информ" сайтында карап булачак.

Зур концерт залында 700ләп кеше булыр дип көтелә. Алар арасында - ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Президент Аппараты һәм Хөкүмәт вәкилләре, РФ ФҖ Федерация Советы әгъзалары, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, хөкем чыгару хакимияте, прокуратура, хокук саклау органнары вәкилләре, ТР муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре һ.б.

Көн уртасында Дәүләт Советы бинасында республика парламентының 21нче утырышы үтәчәк. Анда 28 мәсьәлә каралачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X