Шəhри Чаллы

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Чаллыга эшлекле сәфәре кысаларында Куба Министрлар Советы Рәисе урынбасары Рикардо Кабрисас белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

"КАМАЗ" заводы территориясендә узган очрашуда Куба Республикасының РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Эмилио Лосада Гарсия, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, ТР икътисад министры Артём Здунов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наиль Маганов һ.б. катнашты.
Куба делегациясе автошәһәргә бер көнлек рәсми визит белән килде. Сәфәрнең төп максаты - Россиянең иң эре машина төзелеше предприятиеләренең берсе - "КАМАЗ" эшчәнлеге белән танышу.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов, Татарстанга Куба белән хәзерге югары дәрәҗәдәге мөнәсәбәтләр кадерле, республика Россия Федерациясе белән Куба Республикасы арасындагы дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлдерелгән күпьяклы элемтәләрне киңәйтүгә зур игътибар бирә.
Бүген Куба территориясендә Татарстан Республикасының сәүдә-икътисадый вәкиллеге уңышлы эшләвен искәртте Рөстәм Миңнеханов. Совет заманында "КАМАЗ" автомобильләре, Татарстан самолетлары һәм вертолетлары белән тәэмин итү буенча җайга салынган элемтәләр Татарстан белән Куба арасында хезмәттәшлекне ныгытуга ышанычлы нигез булып хезмәт итә, дип саный ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, соңгы елларда Татарстан белән Куба арасында товар әйләнеше күләме шактый арткан һәм 39 млн АКШ доллары тәшкил иткән. Товарлар ассортиментын арттырырга һәм бу юнәлештә эшне дәвам итәргә кирәк, дип ассызыклады ул. "Аерым алганда, сезне нефть эшкәртү предприятиеләре, шин комплексы продукциясе һ.б. кызыксындырырга мөмкин. Шулай ук Татарстан авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итүне дә карарга кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты мәгариф өлкәсендә Татарстан -Куба элемтәләрен янә яңартырга тәкъдим итте. Кайчандыр Казанда Кубадан килеп укучы студентлар күп иде. Бүген аларның саны 30 кешегә азайган. Безнең бурыч - аларның санын ун тапкыр арттыру, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты, хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре буларак, югары технологияләр, сәламәтлек саклау, мәдәният, туризм һ.б. өлкәләрне атады.
Куба Министрлар Советы Рәисе урынбасары ТР Президентына җылы каршы алулары өчен рәхмәт белдерде һәм бүген Россия белән Куба ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлек ягына җитди адымнар ясый, диде. Татарстан Республикасы, үз чиратында, бу элемтәләрне үстерүгә зур өлеш кертә, - диде ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: