Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан студенты чүп эшкәртү проектын тормышка ашыру өчен 1,2 млн сум отты

Конкурска барлыгы 65 гариза бирелгән иде. Аларның 17 се 11,5 млн. сумлык грант ярдәме алды.

Татарстанда студент чүп эшкәртү проектын тормышка ашыру өчен 1,2 миллион сумлык грант отты. Бүләкләү тантанасы «илнең яшьләр командасы»Бөтенроссия яшьләр үзидарәсе органнары форумы кысаларында узды.

Студент Роберт Нагуманов мобиль кушымта эшләгән, анда икенчел чимал кабул итү буенча барлык пунктлар да күрсәтеләчәк. Карта рәвешендәге Сервис экология темасы буенча үзенчәлекле экогид булачак, шулай ук бүләкләү системасы да кертеләчәк, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы матбугат хезмәте.

Чыганак: Реальное время 

Фото: minmol.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X