Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан туристларга ял итүне компенсацияләүче төбәкләр исемлегенә керде

Рөстәм Миңнеханов сәяхәтчеләргә республикага тур сатып алу өчен кешбэк ала алачагын аңлатуны йөкләде

Татарстан туристларга ял итү чыгымнарын компенсацияләүче төбәкләр исемлегенә керде. Бу мәгълүматны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә республика Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова раслады.

«Чыннан да, Татарстан Республикасы 15 августтан башлап килүче туристлар кайбер таләпләрне һәм шартларны үтәгәндә компенсация ала алырлык төбәкләр исемлегенә керде. Рөстәм Нургалиевич аңлату эшләре алып барырга, кешеләргә нинди хәлдә булуын һәм нинди шартларда компенсация түләүгә дәгъва итә алачагын аңлатырга кушты. Мондый эшне якын көннәрдә туризм буенча Дәүләт комитеты белән бергә үткәрәчәкбез, аңлату биреләчәк, - дип җавап бирде Галимова агентлык соравына.

Ул туристик тармак пандемия шартларында иң зыян күрүчеләр рәтендә булуын искәртте. Федераль Хөкүмәт тарафыннан кабул ителгән һәм алдагы көндә Дәүләт Думасы утырышында ил Премьер-министры тарафыннан игълан ителгән акцияне оештыру турындагы карар җәлеп итү буенча адымнарның берсе булачак.

"Без инде хәзер үк республикага туристлар килүнең акрынлап артуын күзәтәбез. Сез моны көн саен Казан Кремленә күпме кеше йөрүеннән чыгып күрә аласыз, - диде Галимова.

Россиядә ял итәргә планлаштырган туристлар турлар сатып алуга чыгымнарны компенсацияли алачак. Кешбэк күләме 5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Компенсацияне туристик пакетлар сатып алуга 5 көннән дә ким булмаган вакыт һәм бу елның 15 августыннан 20 декабренә кадәр бару вакыты белән алырга мөмкин. Түләү «Мир» картасы белән башкарылырга тиеш.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев