Шəhри Чаллы

Татарстан укытучылары БДИ тапшыруга каршы

Былтыр барлык укытучыларны да үз фәннәреннән бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырырга мәҗбүр иттеләр. Болай да укытучыларның белемнәрен биш ел саен тикшереп торалар, БДИ нигә кирәк? Имтихан вакытында өлкән яшьтәге мөгаллимнәр арасында борчылудан кан басымы күтәрелү очраклары да булган, диделәр.

Кыскасы, укытучылар өчен өстәмә эш иде бу. Мондый имтиханны быел да уздырырга җыеналар. Көне дә билгеле - 3 ноябрь. Тик Татарстан укытучылары моны дөрес түгел дип саный. Мәгариф турындагы законда бу хакта берни дә әйтелмәгән, димәк, бу педагогларның хокукларын бозу булып санала. БДИларны үткәрмәү турындагы петициягә имзалар җыеп, укытучылар Россия мәгариф министры Ольга Васильевага, Рособнадзор җитәкчесе Сергей Кравцовка, Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховка мөрәҗәгать иткәннәр. "Былтыр Мәскәү районының 75нче гимназия укытучылары бердәм дәүләт имтиханнарын бирмәгән иде. Алар имтихан узасы пунктка килеп, буш кәгазьләр генә тапшырганнар. Бәлки быел барлык укытучыларга да шулай итәргәдер? Бәлки укытучыларга үрнәк күрсәтеп, мәгариф министрының үзенә имтихан тапшырыргадыр", - дигән сүзләр дә бар петициядә. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәгендә исә, бу вакыйгага карата соңрак аңлатма бирербез, дип вәгъдә иткәннәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: