Ул - элек Нурлат районы башлыгы вазифаларын башкарган Равил Кузюров

Яңа хезмәттәшләренә Кузюровны Татарстан премьер-министры Алексей Песошин иртәгә, 8 февраль көнне, тәкъдим итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 15 гыйнвар көнне урман хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында, министрлыкны 2014 елның сентябреннән башлап җитәкләгән Алмас Нәзиров үз теләге белән эшеннән китү карарын белдергән иде.

Равил Кузюров исә район башлыгы вазифасыннан китүе турында бүген, район советының хисап сессиясендә әйтте. Моның сәбәбен ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Хөкүмәттә эш тәкъдим итүе белән аңлатты.

http://maydan.tatar/tatarstan-urman-xujalygynda-yana-ministr-bilgele-buldy/