Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан ветераннарын пенсия белән тәэмин итү буенча кайнар линия ачыла

5-нче майда, Бөек Җиңүнең 72-нче еллыгы алдыннан, Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге ветераннар өчен пенсия белән тәэмин ителеш мәсьәләләре буенча кайнар линия хезмәтен ача. Бу хакта Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу көнне 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр бөтен республика буенча 8-800-100-26-27 телефоны аша бушлай кайнар линия хезмәте эшләячәк. Пенсия фонды белгечләре акчалата түләүләр һәм социаль хезмәтләргә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк.

Билгеләп үтәбез, башка көннәрдә (ял һәм бәйрәм көннәреннән кала) Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлегенең кайнар линия телефоннары 8(843) 279-27-27 номеры буенча 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшли, җомга көнне - 9.00 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр, төшке ашка бүленү вакыты - 12.00-12.45.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X