Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан волонтерлары “Кызыл канәфер” акциясендә 22 мең сум акча җыйган

Казанда Хәтер һәм кайгы көнендә “Кызыл канәфер” хәйрия акциясе финалы узды. Федераль акция 1нче майдан 22нче июньгә кадәр барды – барлык җыелган акча сугыш ветераннарына ярдәм күрсәтү өчен сарыф ителәчәк.

Бүген Казанда “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия хәрәкәте активистлары Җиңү паркында, Черек күлдә һәм Горький паркында эшләде. Волонтерлар акциядә катнашырга һәм 50 сумга значок сатып алырга тәкъдим итте.

Акция ниндидер истәлекле даталар белән генә чикләнми, һәр теләге булган кеше “Память поколений” фонды сайты аша акча күчерә ала. Өч елда 6200 ветеранга һәм 48 профильле учреждениегә ярдәм күрсәтелгән.

9 Май бәйрәме алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республикада"Кызыл канщфер" акциясенә башлангыч биреп, ветераннарга ярдәм йөзеннән, кызыл канәфер төшерелгән түш билгесе алып таккан иде.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев