Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан йолдызлары – Чаллыда

Чаллының Боз сараенда "Татарстанның бөтен йолдызлары" турниры һәм яшүсмерләр арасында Машина төзүчеләр көненә багышланган дзюдо буенча 28нче турнир узды. Турнирлар ачылышында ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, Россия Дзюдо федерациясе башкаручы директоры Валентин Хәбиров, Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Наил Мәһдиев...

Чаллының Боз сараенда "Татарстанның бөтен йолдызлары" турниры һәм яшүсмерләр арасында Машина төзүчеләр көненә багышланган дзюдо буенча 28нче турнир узды.

Турнирлар ачылышында ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, Россия Дзюдо федерациясе башкаручы директоры Валентин Хәбиров, Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Наил Мәһдиев катнашты.

"Татарстанның бөтен йолдызлары" турнирында республика ветераннары җиңүче булды. КАМАЗ бүләгенә - дзюдо буенча оештырылган бөтенроссия команда ярышларында беренчелекне Санкт-Петербург җыелма командасы алды. Икенче - татарстанлылар, өченче - Пермь крае командасы.

Ярышлар 55, 60, 66, 73, 81, 90, 100 һәм 100 килограммнан артык авырлык категорияләрендә узды. Төп приз - 200 мең сумлык сертификат.

Бүләкләү кысаларында, "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры, дзюдо һәм самбо буенча СССРның спорт мастеры Сергей Когогинга "Дзюдо буенча III дан" квалификацияле дәрәҗә бирелде.

Шулай ук Владимир Леонов белән Наил Мәһдиев республиканың спорт ветераннарына да бүләкләр тапшырды.

ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Чаллыга визиты кысаларында "Төзүче" стадионында, "Яр Чаллы" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә һәм реконструкциядән соң ачылган "Дельфин" бассейнында булды. "Дельфин" бассейнында Владимир Леоновка Чаллы синхрончылары чыгыш ясадылар. Синхрон йөзү буенча Татарстан җыелма командасының РФның атказанган тренеры Нинель Кожедуб җитәкчелегендә нәкъ менә биредә шөгыльләнүен билгеләп үтәргә кирәк.

"Чаллы ул - спорт шәһәре. Биредә спорт традицияләренә нигез салынган, җитәкчелек җирле халык спорт белән шөгыльләнә алсын өчен традицияләрне, озак һәм кыска вакытлы программаларны дәвам итәр дип ышанам. Спортчыларның һәм тренерларның проблемаларын хәл итәргә тырышырга кирәк. Министрлык һәм җирле хакимият билгеләнгән планнарны чынга ашырырга ярдәм итәчәк, чөнки спорт белән мавыгучылар һәм яхшы база бар", - дип билгеләп үтте Владимир Леонов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X