Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хөкем карары үз көчендә калды

Татарстан Югары мәхкәмәсендә кеше үтерүдә гаепләнеп 6 ел 3 ай төрмә җәзасы бирелгән Мисбах Сәхәбетдинов эше каралды. Татарстан югары мәхкәмәсе Чаллы мәхкәмәсенең табиб Андрей Железневны үтерүдә гаепләнгән Мисбах Сәхәбетдиновны 6 ел 3 айга кырыс шартлардагы төрмәгә ябу карарын үз көчендә калдырды.86 яшьлек Сәхәбетдинов үзе бу утырышта катнашмады, аның белән Чистай...

Татарстан Югары мәхкәмәсендә кеше үтерүдә гаепләнеп 6 ел 3 ай төрмә җәзасы бирелгән Мисбах Сәхәбетдинов эше каралды.
Татарстан югары мәхкәмәсе Чаллы мәхкәмәсенең табиб Андрей Железневны үтерүдә гаепләнгән Мисбах Сәхәбетдиновны 6 ел 3 айга кырыс шартлардагы төрмәгә ябу карарын үз көчендә калдырды.86 яшьлек Сәхәбетдинов үзе бу утырышта катнашмады, аның белән Чистай төрмәсеннән видео аша элемтә урнаштырылды. Мәхкәмә вакытында аңа сүз бирелмәде.Югары мәхкәмә утырышына Сәхәбетдиновның туганнары һәм адвокаты да килмәгән иде. Югары мәхкәмә үз адвокатын Эльза Шакированы билгеләде. Шакирова мәхкәмәдә Сәхәбетдиновның үз адвокаты катнашмауга карата "түләргә акчалары булмагандыр", дип әйтте. Шакирова Сәхәбетдиновның туганнары булу-булмауны белми.Железневның туганнары Югары мәхкәмә утырышына килгән иде. Аларга утырышта сүз бирелмәде.Чаллыдагы мәхкәмә утырышы вакытында Сәхәбетдинов үз гаебен танып, туганнарыннан гафу итүләрен сораган иде.Татарстан Югары мәхкәмәсе карарын өч көн эчендә шикаять итәргә мөмкин. Моның өчен мәхкәмә президиумына язу кирәк. 2015 елның 11 декабрь көнне Тукай районында яшәүче Мисбах Сәхәбетдинов хастаханә ишеге төбендә үзе ясаган коралдан табиб Андрей Железневка ата. 2010 елның җәендә Сәхәбетдинов бармагын авырттыргач Чаллының ЗЯБ бистәсендәге 4нче санлы хастаханәгә килә. Табиб бүлмәсендә Железнев аннан түбәтәен салуны таләп итә. Пенсионер баш тартканга табиб ярдәм күрсәтми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев