Чаллыда ел башыннан әлеге сертификатка 1981 кеше ия булды.
Ел башыннан Татарстанда бала тудыру сертификаты буенча хезмәтләр өчен медицина учреждениеләренә 146 млн. сумнан артык акча күчерелде.
Бала табу сертификаты - ул йөкле хатынга бала табу өчен медицина оешмасын сайлау, шулай ук авырлы вакытта һәм аннан соң күзәтү үтү хокукын бирә торган документ. Электрон сертификат йөкле хатын-кыз беренче тапкыр хатын-кызлар консультациясенә мөрәҗәгать иткәндә яшәү урыны буенча яки бала тудыру йортында рәсмиләштерелә. Сертификатны шулай ук бала профилактик тикшерүләр үтәчәк балалар поликлиникасында да рәсмиләштерергә була.
Нет комментариев