Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда 3 июньдә аналог телевидениесе эшләүдән туктаячак

Татарстанда 3 июньдә аналог телевидениесе эшләүдән туктаячак.

 Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәренең филиалы — «Татарстан Республикасы радиотелевизион тапшырулар үзәге» директоры Владимир Якимов хәбәр итте.
«Безгә 3 июньдә республикада аналог телевидениесе эшләүдән туктаячак дип әйттеләр. Төбәк телеканалларына килгәндә, операторлар үз язмышын үзләре билгеләячәк», — диде ул.
Бүген Казанда Россиядә цифрлы телевидениегә күчү мәсьәләсенә багышланган киңәшмә уза. Фикер алышуда Федерация Советының Икътисади сәясәт комитеты рәисе Дмитрий Мезенцев һәм Россия цифрлы үсеш министры урынбасары Алексей Волин катнаша.
«Киңәшмәдә цифрлы телевидениегә күчүнең вакыты, социаль якланганлык, челтәрләрне көйләү, урнаштыруга бәйле мәсьәләләр күтәрелә. Бу җәһәттән сораулар бик күп: ничек тоташтырырга, нинди приставка, нинди антенна кирәк. Шунлыктан безнең июнь аена кадәр халыкка тиешле мәгълүмат бирү, барлык мәсьәләләрне җентекләп тикшерү бурычы тора», — дип искәртте Владимир Якимов.

 

http://maydan.tatar/tatarstanda-3-iyunde-analog-televideniese-eshleuden-tuktayachak/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X