Татарстанда 43 яңа COVID-19 очрагы ачыкланган
Оператив штаб мәгълүматларына караганда, бер яңа очрак читтән кертелгән, калганнары — контактлар.
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 43 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта инфекциягә каршы көрәш буенча республика штабында хәбәр иттеләр.
Республикада COVID-19 зарарлану очракларының гомуми саны 8 417гә җиткән. Барлыгы 7 486 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 47се узган тәүлектә. 110 пациент вафат булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев