Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Татарстанда -8 градуска кадәр салкынайтачак

    Юлларда урыны белән бозлавык була.

    Бүген Татарстанда салкын, болытлы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

    Көндез көчле явым-төшем көтелми. Юлларда урыны белән бозлавык була. Көндезге сәгатьләрдә көньяк-көнбатышка таба җилгә күчү белән уртача төньяк-көнбатыштан талгын җил булачак.

    Караңгы вакытта термометр баганалары -8 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы нульдән -4 градуска кадәр күтәреләчәк.

     

     

     

     

     

     

     https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/01/196274/

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: