Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда 921 объект инвалидларга яраклаштырып эшләнгән

Объектларда хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеге дә булдырылган

«Уңайлы мохит» программасы нигезендә Татарстанда 10 ел эчендә 921 объект инвалидларга яраклаштырып эшләнгән. Бу хакта бүген «Татар-информ»да «Халыкара инвалидлар ункөнлеге»нә багышланган матбугат очрашуында ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Инвалидларга яраклаштырырга тиешле объектлар исемлегенә, беренче чиратта, алар еш йөри торган урыннар: хастаханәләр, белем бирү учреждениеләре, иҗтимагый оешмалар керә», — диде министр.

Аның сүзләренчә, министрлык тарафыннан быел беренче тапкыр «Һәркем өчен уңайлы мохит» бәйгесе үткәрелгән. Анда халыкны эш белән тәэмин итү органнары, тернәкләндерү оешмалары, халыкка комплекслы һәм стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре катнашкан. 27 оешма иң яхшысы дип табылган.

«Яраклаштыру — ул пандуслар урнаштыру гына түгел, ә төрле хезмәтләрдән, шул исәптән электрон хезмәтләрдән дә, файдалану мөмкинлеген булдыру», — дип өстәде Эльмира Зарипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев