Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда апалы-сеңелле туганнар үги аталарын еллар буе көчләүдә гаепли 18+

Яшел Үзәндә яшәүче ике кыз федераль каналга барып, үги аталарының сигез ел дәвамында үзләрен җәберләгәнен әйтте.

Татарстанда яшәүче апалы-сеңелле ике туган федераль каналда чыга торган тамашага барып, үзләренең язмышы турында сөйләде. Алар үги аталарының үзләрен көчләп яшәвен әйттеләр. Шуннан соң җинаять эше ачылды. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий әйтте.

Яшел Үзән районында яшәүче ир-ат берничә ел дәвамында үзенең үги кызларын көчли һәм азындыра дигән хәбәр матбугат чараларында тарала. Тикшерүчеләр матбугат чараларына мониторинг ясаган вакытта бу хәбәрне күреп ала. 

Тикшерү версиясе буенча, 2012-2020 елларда, ягъни сигез ел дәвамында 42 яшьлек ир-ат системалы рәвештә үги кызларын көчли, аларга карата сексуаль характердагы гамәлләр кыла. Җинаять кылган вакытта кече кызга 12 яшь, олырагына 14 яшь була.

Ир-атка карата «көчләү», «сексуаль характердагы көчләү гамәлләре» маддәләре буенча җинаять эше ачылган.

Татарстан кызларының телеэфирдагы чыгышыннан соң Татарстан прокуратурасы да тикшерү башлаган. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

 

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев