Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда балаларга карата җинаятьләр кимегән

Республикада шулай ук яшүсмерләр кылган җинаятьләрнең 10,7 процентка кимүе күзәтелә.

Татарстанда балаларның җинаятьчелек корбаннары булу очраклары кимегән. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышында билгеле булды. Парламентта "Балалар сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыянны кисәтү буенча чаралар турында» ТР законын гамәлгә ашыру белән бәйле мәсьәләне карадылар.
Комитет рәисе Светлана Захарова закон буенча фикер алышу 18 яшькә кадәр үсмерләргә тыелган яки чикләнгән урыннарны билгеләүгә кагылуын әйтте. "Без закон ничек үтәлгәнен карарга телибез. Аның буенча эшләгәндә, ничә яшькә кадәр - 16 яшькәме, әллә 18 яшькә кадәр чикләргәме дигән фикерләр булды", - диде.
ТР Эчке эшләр министрлыгының полиция участок вәкилләре эшен һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләр эшен оештыру идарәсе башлыгы урынбасары Лариса Осипова сүзләренчә, быел Татарстанда балаларга карата 128 җинаять теркәлгән. Бу, узган елга караганда, 44 процентка азрак.
Җинаятьләрнең күпчелеге Казанда күзәтелә. Аларның саны 28 очрактан 42 гә кадәр аткан. Яр Чаллыда аларның саны 11 дән 18 гә җиткән. Түбән Кама, Әгерҗе, Биектау районнарында да мондый җинаятьләр күп теркәлгән. Лариса Осипова законның яшүсмерләр даирәсенә уңай йогынты ясаганын билгеләп үтте. Республикада яшүсмерләр кылган җинаятьләрнең 10,7 процентка кимүе күзәтелә.
ТР Премьер-министры урынбасары, балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау эшләре буенча республика комиссиясе рәсе Ләйлә Фазлыева үсмерләрнең мәшгульлеген тәэмин итүдә балалар иҗтимагый оешмаларына игътибар юнәлтелергә тиешлеген әйтте. Ул ата-аналар белән эшләү мөһимлегенә дә басым ясады. Бала борчымасын дип, кечкенәдән кулына телефон, гаджет тоттырып куеп, шуңа бәйлелек китереп чыгаруда ата-аналар үзләре гаепле булуын билгеләп узды. 

 

https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/11/176877/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев