Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда балык тоту тыела

Сәбәбе нидә?

25 апрельдән 5 июньгә кадәр республикада балыклар уылдык чәчкән вакытта Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары акваториясенә көймә белән чыгып, күпләп балык тоту тыела. 

Һәвәскәр балык тоту гына рөхсәт ителә. Ләкин аларга да билгеле бер таләпләр куела. Балыкны яр буеннан тотарга ярый һәм кармак саны икедән артмаска тиеш. 

Балык тоту кагыйдәләрен бозучылар РФ законнары нигезендә җаваплылыкка тартылачак.

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев