Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда "Чыршы" операциясе дәвам итә

Әлки, Минзәлә һәм Саба муниципаль районнарында ылыслы агачларны законсыз кисүнең 6 факты ачыкланган.

Татарстан Республикасында "Чыршы" операциясе дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматларына караганда, Әлки, Минзәлә һәм Саба муниципаль районнарында ылыслы агачларны законсыз кисүнең 6 факты ачыкланган. Урман фондына китерелгән гомуми зыян күләме 14,4 мең сум күләмендә бәяләнә. Гаепле затларга карата административ хокук бозулар турында эшләр кузгатылды, дип хәбәр итә ТР урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.
Ылыслы агачлар өстенлек итүче урыннарда урманнарны тикшереп тору эшен ТР буенча ЭЭМ территориаль бүлекләре хезмәткәрләре белән берлектә республика урманчылыкларының дәүләт урман инспекторлары гамәлгә ашыра. Әлеге эшкә барлыгы 400 якын кеше җәлеп ителгән.
Искәртеп үтәргә кирәк, агачларны законсыз кисү, урман утыртмаларына зыян салу гражданнарга 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр административ штраф салынуга сәбәп була. Моннан тыш, агачны законсыз кискән зат урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш, әлеге зыян киселгән агачның токымына һәм аның үсү шартларына, урманнарның яклану категориясенә карап билгеләнә.
Урман законнары бозылуның барлык фактлары турында турыдан-туры урман сагы 8-800-100-94-00 номерына, шулай ук "Халык контроле" мобиль кушымтасы аша хәбәр итәргә мөмкин. 

 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/27/177872/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев