Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда Covid-19га тест үткәрү буенча кайнар линиягә 178 шалтырату килгән

Кешеләр еш кына тестны кайда тапшырырга мөмкин булуын сорый яки нәтиҗә алганда тоткарлыклар булуга зарлана

21 ноябрьдән башлап коронавируска тест үткәрү сораулары буенча кайнар линиягә 180 тирәсе шалтырату килгән. Кешеләр еш кына тестны кайда тапшырырга мөмкин булуын сорый яки нәтиҗә бик озак килүгә зарлана. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева сөйләде.

«21 ноябрьдән башлап коронавируска тест үткәрү мәсьәләләре буенча Бөтенроссия кайнар линиясе эшли башлады. Татарстанда элемтә эшләү вакытында барлыгы 178 шалтырату булды», — диде спикер.

Ул коронавируска тест үткәрү уңаеннан көненә 20гә якын шалтырату килә, шуңа күрә бу теманы бик кискен дип атарга була, диде.

Covid-19га тест үткәрү мәсьәләләре буенча Татарстанда 122 яки 8-800-222-59-00 номерлары буенча шалтыратырга мөмкин. Консультацияләрне тәүлек буе бирәләр.

Элегрәк «Татар-информ» ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгына республика халкыннан «Covid-19» буенча кайнар элемтәгә иң еш килгән сораулар турында хәбәр иткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев