Шəhри Чаллы

Татарстанда декретка чыгучы хатын-кызларны ничек алдыйлар

Татарстанда караклыкның яңа ысулы ачыкланган. Декрет ялындагылар, документлар буенча хезмәт хакларын шактый арттырып күрсәткән эш бирүчеләр белән килешеп, Социаль иминият фондыннан үзләренә йөклелек буенча пособиене тиешле күләмнән күпкә артыграк алганнар.

Бу хакта “Татар-информ”га Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча Социаль иминият фонды бүлеге идарәчесе Рамил Гайзатуллин сөйләде.

– Рамил Ринатович, декрет түләүләре белән бәйле караклык очраклары турында сөйләсәгез иде, анда нинди схема кулланыла?

– Быел хокук саклау органнары белән берлектә Фондтан акча урлау схемасын ачыкладык. Бу эштә якынча йөз хатын-кыз һәм берничә юридик зат катнашкан. Социаль иминият фонды зыян күрүче як буларак танылды.

Оешма зур күләмдә хезмәт хакларын “яза”, шул исәптән йөкле ханымнарга да. Алар безгә электрон рәвештә шушы уйлап чыгарылган саннарны җибәрә, без шуны түлибез, ә соңыннан тикшерүләр вакытында бу хатын-кызларның эшкә урнашуы ялган икәне яки хезмәт хакларының ялганлап арттырылганы ачыклана.

Хокук бозулар турында без хокук саклау органнарына хәбәр итәбез, соңыннан алар шушы органнар белән моны хәл итәләр. Әйтик, оешма юкка чыккан була икән, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре пособие алган, ягъни авырлы хатын-кызларның эзенә чыга. Аларга Социаль иминият фондына акчаларны тулы күләмдә кайтарып бирергә туры килә. Бүген законсыз рәвештә үзләштерелгән акчаларның кире кайтарылу очраклары бар инде.

Тагын шундый схема белән эш итәләр: документларны электрон форматта бирәләр һәм йөкле хатын-кызны берничә оешмада эшли дип күрсәтәләр. Ягъни, ул бер оешмада чынлап эшләргә мөмкин, ә ике-өч җирдә фиктив эшли булып чыга.

Әгәр йөкле хатын-кызга җитәкчесе шалтыратып, шикле тәкъдим ясый икән, без тиз арада хокук саклау органнарына яки социаль иминият фондына мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез.

– Ничек хәйләкәр җитәкченең корбанына әйләнмәскә, синең ярдәмдә акча эшләргә теләүләрен ничек аңларга?

– Гражданнарны кисәтеп куясы килә, бигрәк тә декретка җыенучы хатын-кызларны. Алар, социаль иминият буенча (вакытлыча эшкә яраксызлык, йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләр, бала карау өчен айлык түләүләр) мәҗбүри түләүләр өчен зур суммада акча тәкъдим итүче намуссыз оешмалар-эш бирүчеләр тәкъдим иткән килешүләргә, коткыга, ымсындыргыч тәкъдимнәргә алданмасыннар иде. Чөнки бу караклык булып санала һәм закон тарафыннан эзәрлекләнә. Ә пособие алучы үзе җинаятьтә катнашучы булып тора һәм аны җинаять җаваплылыгы көтә.

– Декрет түләүләрен эш бирүче түгел, ә социаль иминият фонды түли торган проект Татарстанда 2015 елдан бирле эшли. Бу пилот проект. Сез аны ничек бәялисез?

– Әйе, 2015 елның 1 июленнән Татарстан Республикасында Социаль иминият фондының “Турыдан-туры түләүләр” пилот проекты тормышка ашырыла. Хәзерге вакытта проектта Россия Федерациясенең 38 төбәге катнаша. Проектның асылы шунда, без “зачет принцибыннан” киттек. Элек оешмалар үз хезмәткәрләренә пособиеләрне мөстәкыйль түлиләр, ә фондка хисап җибәрәләр иде. Хәзер дәүләт пособиләрен түләү функциясе эш бирүчеләрдән Фондның территориаль органына йөкләнде.

– Пилот проектының механизмы нидән гыйбарәт?

– Хәзер эш бирүче иминият түләүләрен 100 процент Фондка күчерә. Әгәр иминиятләштерелгән хезмәткәрнең пособиегә хокукы барлыкка килә икән, социаль иминият фонды аны турыдан-туры хезмәткәрнең исәп-хисап счетына күчерә.

Эшче, элеккегечә, үзенең җитәкчесенә пособиегә хокукы барлыгын раслаучы документлар алып килә (эшкә яраксызлык турында белешмә, бала тууы турында таныклык һәм башкалар) һәм төбәк бүлеге филиалына пособие түләү турында гариза яза.

Эш бирүче бу документларны хезмәт хакы, эш стажы турындагы белешмә һәм башка документлар белән бергә кәгазь вариантта яки электрон рәвештә, электрон-цифрлы имза куеп төбәк бүлеге филиалына тапшыра.

Шулай итеп, эш бирүче бу белешмәләрне төбәк бүлеге филиалына тапшырып, аларның дөреслеген үзенең имзасы белән раслый. Җитәкче һәм эш бирүче оешманың баш хисапчысы, закон нигезендә, мәгълүматларны тапшыру вакытын саклау өчен генә түгел, ә аларның дөреслеге өчен дә җаваплы.

Алга таба төбәк бүлеге филиалы документларны тикшерә, пособие билгели һәм аны турыдан-туры хезмәткәргә түли.

“Турыдан-туры түләүләр” пилот проекты эшли башлаганнан алып, бүлек тарафыннан 10 миллиард сумга йөклелек һәм бала табу буенча 150 мең пособие түләнгән.

– Хезмәткәр һәм эш бирүче өчен бу схеманың нинди өстенлекләре бар?

– Эш бирүче өчен – оешманың әйләнештәге акчаларын янга калдыру, чөнки алар пособие түләү өчен китми.

Хезмәткәр өчен – эш бирүченең финанс хәленнән бәйсез рәвештә, пособиеләрне алу гарантиясе. Ул үз вакытында дөрес билгеләнгән пособиене ала. Әлеге механизм үзен тулысынча аклады дип әйтә алам.

Эш бирүче үзенең фирмасын ябып, юкка чыккан очраклар да була. Шуннан соң хезмәткәр эшкә яраксызлык буенча түләүләрен ала алмый. Әлеге проект буенча, эшче үзенең акчаларын тәгаен алачак.

Мондый түләүләрнең күләме артты. Элек кайбер оешмалар социаль түләүләргә намуссыз карашта иделәр – гел түләмәделәр яки өлешчә генә түлиләр иде. Бүген проект ярдәмендә хезмәткәргә үзенә тиешле акчаны тулы күләмдә алу гарантияләнә.

 

Автор: Елена КРИВОПАТРЕ, sntat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: