Шəhри Чаллы

Татарстанда фаҗигале төстә тәмамланган юл һәлакәте фотосы чыкты

Татарстанда М7 юлында фаҗигале төстә тәмамланган юл һәлакәте фотосы чыкты. Фотоларны “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте бирде. Юл-транспорт һәлакәте кичә кичке 10да Мамадыш тирәсендә булган. “Хино” зур йөк машинасы белән идарә итүче 42 яшьлек ир-ат зур тизлектә юл кырыенда туктап торган “КАМАЗ”га бәрелгән. Һәлакәт нәтиҗәсендә фура йөртүчесе кабинада кысылып калган. Коткаручылар ир-атны махсус җиһазлар ярдәмендә яньчелгән автомобильдән чыгарган һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар. Әмма 42 яшьлек ир-ат ашыгыч ярдәм машинасында үлгән.

Юл фәҗигасы хәвефле тәмамланган,

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: