Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда гөмбә белән агулану очраклары ике тапкырга арткан

Татарстанда гөмбә белән агулану очраклары ике тапкырга арткан. Республика буенча Кулланучылар хокукын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтү буенча федераль хезмәт идарәсе мәгълүматларына караганда, 16 августка Казанда 17 очрак теркәлгән - 17 зыян күрүче бар. Татарстан буенча - 31 очрак, зыян күрүчеләр - 33. Уузган ел шушы ук вакыт эчендә...

Татарстанда гөмбә белән агулану очраклары ике тапкырга арткан. Республика буенча Кулланучылар хокукын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтү буенча федераль хезмәт идарәсе мәгълүматларына караганда, 16 августка Казанда 17 очрак теркәлгән - 17 зыян күрүче бар. Татарстан буенча - 31 очрак, зыян күрүчеләр - 33. Уузган ел шушы ук вакыт эчендә - 15 зыян күрүче булган 14 очрак теркәлгән. Бу хакта Казан мэриясенең рәсми порталында хәбәр ителә.

Идарә белгечләре гөмбә җыйганда саклык чаралары турында искәртә. Мәсәлән, таныш булмаган, иске, кортлы гөмбәләрне, юл буенда, тимер юл янында, завод, сәнәгать зоналары территориясендә һәм радиацияле зоналарда үскән гөмбәләрне җыярга ярамый. Гөмбәләрне полиэтилен пакетларга түгел, ә кәрзингә җыярга кирәк. Бүлмә температурасы шартларында гөмбәне 3 сәгатьтән артык сакларга ярамый. Гөмбәне саклау максатында алюминий яисә цинкланган савыт-саба кулланылмый. Моннан тыш, гөмбәне балаларга ашатудан тыелырга, кышка әзерләгәндә технологияләр буенча эшкәртергә һәм савыт-сабаны стерильләштерергә кирәк. Консервланган гөмбәләрне 6 айдан артык сакламаска киңәш ителә.

Шулай ук, идарәнең матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, ел башыннан 279 сальмонеллез очрагы яисә 100 мең халык санына 7,25 очрак теркәлгән, шул исәптән Казан буенча - 109 яисә 100 мең халык санына 8.79 очрак туры килә. 2016 елның шушы ук вакыты белән чагыштырганда (378 очрак) Татарстанда сальмонеллез белән авыру очраклары 26,2 процентка кимегән.

Искәртеп узыйк, сальмонеллез азык-төлек аша (имезүче хайван итләре, кош ите, йомырка, сөт һәм сөт продуктлары) йога. Санкцияләнмәгән сәүдә урыннарыннан азык-төлек алмаска, ит һәм ит продуктларын җылылык ярдәмендә эшкәртергә, пешкән һәм чи азык-төлекне кисү өчен аерым җиһазлар тотарга, ашар алдыннан җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне юарга, шәхси гигиена таләпләрен үтәргә киңәш ителә.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/17/146586/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев