Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк

29 сентябрь көнне эш сәгатьләрендә юридик ярдәм күрсәтү буенча 56 пункт эшләячәк. Бу хакта Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге хәбәр итә.

Бу көнне белгечләрдән консультацияләрне:

  • Россия Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә;
  • "Бердәм Россия" партиясе рәисенең төбәк кабул итү бүлмәсендә;
  • Татарстан Иҗтимагый палатасында;
  • район-шәһәрләрнең "Бердәм Россия" партиясе бүлекчәләрендә;
  • Казанда, Әлмәттә, Бөгелмәдә - Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге үзәкләрендә алырга була.

29 сентябрь көнне эш сәгатьләрендә юридик ярдәм күрсәтү буенча 56 пункт эшләячәк.

Консультантлар - Республика прокуратурасы, Юстиция министрлыгы, Конституция суды аппараты, суд приставлары федераль хезмәте белгечләре, адвокатлар, нотариуслар, Россия юристлар ассоциациясе әгъзалары булачак.

Төгәл адрес, график һәм телефоннарны Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге alrf16.ru сайтыннан 22 сентябрьдән соң алып булачак.

https://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев