Татарстанда һава торышы үзгәрә
Бу хакта Татарстанның Гидрометеоүзәге хәбәр итә.
Алдагы көннәрдә Татарстанда һава торышы үзгәрә. Эссе һәм аз болытлы циклон урынына республикага Россиянең үзәк өлешеннән атмосфера фронты киләчәк. Инде бүген республикада яшен һәм көчле җил көтелә.
Явым-төшем ял көннәрендә дә фаразлана. 27 һәм 28 майда республикада кыска вакытлы яңгырлар һәм җилле, яшенле яңгырлар булырга мөмкин. Төнлә һава температурасы +14..+19 градус, көндез +29 градуска кадәр, ә көнчыгышта +32 градус тәшкил итәчәк.
Фаразланганча, яңа атна башында бераз салкынайта: төнлә +11..+16 градуска кадәр, көндезге сәгатьләрдә +21..+26 градуска кадәр була. Яшенле яңгыр көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев