Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда икенче миллион тонна ашлык суктырылды

Ашлыкның иң зур күләме Буа (110 мең тонна), Тәтеш (97,7 мең тонна) һәм Зәй районнарында (91,9 мең тонна) җыеп алынган.

Татарстанда яңа уңыштан икенче миллион тонна ашлык суктырылды. Республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 506,3 мең гектар мәйданнан җыеп алынды, бу пландагы күрсәткечнең 34 проценты дигән сүз. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

«Татарстанда 2 миллион 26 мең тонна ашлык суктырылды, уңыш гектарыннан уртача 40,6 центнер тәшкил итә», - диелә хәбәрдә.

Ашлыкның иң зур күләме Буа (110 мең тонна), Тәтеш (97,7 мең тонна) һәм Зәй районнарында (91,9 мең тонна) җыеп алынган.

Бөртекле культуралар Әлки районында барлык мәйданнарның - 49, Буа районында – 46, Нурлат һәм Апас районнарында 44 процентында суктырылган.

Бөртеклеләрдән иң югары уңыш Зәй (гектарыннан уртача 61,3 центнер), шулай ук Тәтеш, Сарман һәм Минзәлә районнарында җыеп алына. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев