Татарстанда карлы яңгыр явачак
Һава температурасы да үзгәрәчәк, ди синоптиклар.
15 ноябрьдә Татарстанда явым-төшемнәр көтелми. Көндез 5 градуска кадәр җылы булачак. Төнлә +3.
16 ноябрьдә, пәнҗешәмбе көнне, көньяк циклон фронты якынлашу нәтиҗәсендә карлы яңгыр явачак. Һава температурасы +1...+4 градус булачак. Җомга көнне дә кичке якта урыны белән карлы яңгыр көтелә. Бераз салкынайтып та җибәрәчәк. Һава температурасы -3 градуска кадәр төшәчәк.
Ял көннәрендә төнлә -7 градуска булачак. Урыны белән бозлавык булуы ихтимал. Юлларда сак йөрергә киңәш итә белгечләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев