Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда кечкенә өч баланы мәсхәрәләгән ир-атны эзлиләр

Татарстанда өч укучы кызга карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре кылган җинаятьче эзләнелә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. 2016 елның 8 августында Казанның Маршрут урамында 9 яшьлек өч кызга карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре кылынган.

Фаразланган җинаятьчегә 45-50 яшьләр чамасы, буе 170 см тирәсе, ябык. Җинаять кылган вакытта ул кыска җиңле сары футболка, соры төстәге бриджи, аягына сандал кигән, җилкә аша кара сумка аскан булган. "14 яшькә җитмәгән затка карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре кылу" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Нинди булса мәгълүматка ия булган кешеләрдән 02, 8(843) 554-00-47, 8-927-423-31-96 телефоннарына шалтырату сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев