Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда «Киа Рио» йөртүчесе баганага килеп бәрелгән һәм урында үлгән

Казанда булган һәлакәт нәтиҗәсендә ир-ат һәлак булган. Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән 9 сәгать 18 минутта Васильченко урамында килеп чыккан. «Киа Рио» йөртүчесе идарәне югалткан һәм автомобиль баганага барып бәрелгән. Алган җәрәхәтләрдән машина йөртүче урында ук үлгән. Һәлакәт урынына Казан шәһәре башкарма комитетының Гражданнарны саклау идарәсе эзләү-коткару отряды һәм 3нче янгын...

Казанда булган һәлакәт нәтиҗәсендә ир-ат һәлак булган. Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән 9 сәгать 18 минутта Васильченко урамында килеп чыккан. «Киа Рио» йөртүчесе идарәне югалткан һәм автомобиль баганага барып бәрелгән.

Алган җәрәхәтләрдән машина йөртүче урында ук үлгән. Һәлакәт урынына Казан шәһәре башкарма комитетының Гражданнарны саклау идарәсе эзләү-коткару отряды һәм 3нче янгын сүндерү посты хезмәткәрләре, шулай ук ашыгыч ярдәм табиблары килгән. Машина йөртүче гәүдәсен җимерелгән автомобильдән гидравлик җиһаз ярдәмендә алганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев