Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда коронавирустан 17 нче үлем очрагы теркәлгән

Татарстанда яңа коронавируслы инфекциядән пациентның 17нче үлем очрагы теркәлгән.

Бу - Яр Чаллыда яшәүче 1951 елда туган кеше. Әлеге хәбәрне республиканың коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабында хәбәр иттеләр. Үлем 25 июньдә теркәлгән.

Июнь башында хастаны шәһәр дәваханәсенә коронавирусның уртача авыр формасы һәм үпкә ялкынсынуы белән хастаханәгә китергәннәр. Чаллылыда моннан тыш миокард инфаркты һәм йөрәкнең ишемик авыруы булган. Реклама Үлем сәбәбе - патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган.

 Мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының олы кайгысын уртаклашабыз.. Татарстанда эпидемия башыннан бирле коронавирус белән зарарлануның 4 673 очрагы теркәлгән, шул исәптән 39 - соңгы тәүлек эчендә. Гомумән алганда, 3 510 пациент (узган тәүлектә 38) савыгып чыккан, дәвалануда 1 146 кеше кала бирә.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев