Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда коронавирустан 28 яшьлек егет үлгән

Татарстанда яңа коронавируслы инфекциядән тагын бер кешенең үлеме хәбәр ителде.

8 июль көнне Биектауда яшәүче 28 яшьлек егет җан биргән. Бу хакта республиканың COVID-19ка каршы оператив штабы хәбәр итте. 

 

 2 июльдә Биектаудан егетне ашыгыч ярдәм машинасы белән Республика клиник хастаханәсе каршында оештырылган вакытлыча госпитальгә китергәннәр. Аңа икеяклы пневмония диагнозы куела, ул коронавирус белән тагын да катлаулана. Аның моннан тыш җагын хроник авырулары була. Хәле авырлаша баргач, хастаны реанимация бүлегенә күчерәләр, һәм ИВЛ аппаратына тоташтыралар.  Коронавируслы егет 8 июльдә җан бирә. Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза ярдәмендә ачыклана. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев