Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше үлгән

Татарстанда яңа коронавируслы инфекциядән 19 нчы һәм 20 нче үлем очраклары теркәлгән.

29 нчы июнь көнне Югары Ослан авылында яшәүче 1954 нче елгы хатын җан биргән, 6 нчы июльдә - Түбән Кама районы кешесе. Бу хакта республиканың COVID-19 белән көрәш буенча оператив штабында хәбәр иттеләр. Югары Ослан районында яшәүче хатын-кыз республика клиник хастаханәсенә 2 нче июньдә ашыгыч ярдәм бригадасы тарафыннан китерелгән.

Шул ук көнне Казанның 16 нчы шәһәр клиник хастаханәсенә ике яклы полисегментар пневмония белән хастаханәгә озатыла. Хастаның моннан тыш хроник авырулары була. 18 июньдә авыруы көчәя, сулыш җитмәү сәбәпле, реанимация бүлегенә күчерелә, ИВЛ аппаратына тоташтырыла. Реклама 29 июньдә кан әйләнешен тукталу нәтиҗәсендә авыру җан бирә.

29 июньдә Түбән Кама йогышлы авырулар хастаханәсенә урта авырлыктагы пневмания белән катлауландырылган COVID-19 диагнозы расланган Түбән Кама районы кешесе хастаханәгә озатыла. Аның моннан тыш, йөрәк-кан тамырлары авырулары булган. Хаста 6 июльдә вафат була. Ике очракта да үлем сәбәбе патологоанатомик тикшеренү нәтиҗәсендә ачыкланган. 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X