Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем очрагы теркәлгән

Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ике очракта да үлемнең сәбәбе мәеткә патолого-анатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыкланган», — диелә хәбәрдә.

27 июльдә 1953 елгы Казан кешесен, яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруда шикләнеп, Республика клиник хастаханәсе базасындагы йогышлы авырулар госпиталенә китергәннәр. Йөрәк-кан тамырлары системасында җитди өзлегүләр барлыкка килү фонында пациентның хәле начарайган, аны үпкәне ясалма җилләндерү — ИВЛ-аппаратына тоташтырганнар. 28 июльдә авыруның йөрәге тибүдән туктаган.

14 июльдә Урыссу Үзәк район хастаханәсенә 1945 елны ир-атны китергәннәр. Ул ике яклы пневмония һәм йөрәк ишемия авыруының кискен формасыннан интеккән. Тикшергәннән соң аңа «яңа коронавирус инфекциясе» дигән диагноз куйганнар. 20 июльдә пациент үлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев