Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда респиратор инфекцияләренә каршы көрәш өчен 3,5 мең урны булдырылган

Covid-19 авырулары өчен 1,2 мең урын резервта тора

Татарстанда йогышлы авырулар, шул исәптән яңа коронавирус йогышы белән көрәшү өчен 3,5 мең койка җәелдерелгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары-Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте.

"Татарстан Республикасында кискен респиратор вирус инфекцияләренә каршы көрәш өчен хәзерге вакытта 3,5 мең урын булдырылган", — дип билгеләп үтте спикер.
Исегезгә төшерәбез, бүген ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков республикада кирәк булган саен, коронавирус белән авыручылар өчен оператив рәвештә җәелдерергә мөмкин булган 1,2 мең резерв койка әзерләнүе турында сөйләде.

Владимир Жаворонков аңлатканча, бу урыннар стационарларның койка фондын яки аның функционалын үзгәрткәндә барлыкка килергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев