Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Татарстанда тагын 9 кешедә коронавирус булуы ачыкланган

    Татарстанда коронавирус инфекциясенең тугыз яңа очрагы расланган.

    Пациентларның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә. Тормышларына куркыныч янамавы һәм ясалма вентиляция аппаратларында пациентлар булмавы хакында хәбәр итте Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

    Авыручылар арасында 18 яшьтән 30 яшькә кадәр — ике кеше, 30 дан алып 50 яшькә кадәр — дүрт, 50 яшьтән 60 яшькә кадәр — өч кеше.

    Татарстанда бүгенгә коронавирусның барлыгы 50 очрагы теркәлгән.

     

    Чыганак: Ватаным Татарстан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: