Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда узган ике чиректә163 педагог коронавирус йоктырган

Уку елы башыннан ОРВИ симптомнары белән 11 меңгә якын укучыны дәрескә кертмәгәннәр

Уку елы башыннан Татарстанда Covid-19 коронавирус 87 студентта, 90 укучыда һәм 163 укытучыда ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Беренче сентябрьдән 90 укучы, 87 студент, 163 педагог авырган. Гомуми саны 340 тәшкил итә. Әлегә бу чирек башыннан бер генә яңа очрак та билгеләнмәгән", - дип әйтте спикер.

ОРВИ симптомнары һәм температура югары булу сәбәпле, узган тәүлек эчендә 58 бала укырга җибәрелмәгән. 1 сентябрьдән өйгә яки поликлиникага барлыгы 10 904 укучы озатылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев