Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда яшәүче халыкларның әкиятләре тупланган китап дөнья күрде

Татарстан халыклары дуслыгы йортында «Татарстан халыклары әкиятләре» исемле яңа китапны тәкъдим итү чарасы узачак, дип хәбәр итә оешманың матбугат хезмәте. Әлеге китап Татарстан китап нәшрияты тарафыннан «Россия мәдәнияте (2012-2018 еллар)» федераль максатчан программасы кысаларында Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр чаралары федераль агентлыгы булышлыгы белән чыгарылган.

Тиражы - 2000 данә. Басманы тәкъдим итү чарасында Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин, рәссам, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рушан Шәмсетдинов, шулай ук Татарстан халыклары ассамблеясе һәм Дуслыгы йорты вәкилләре катнашыр дип көтелә.

«Татарстан халыклары әкиятләре» китабының үзенчәлеге - анда Татарстан Республикасында яшәүче милләтләр фольклорының иң әйбәт үрнәкләре күрсәтелүдә. Басма үз эченә 37 әкиятне алган. Һәр әкият төрле халыкларның милли үзенчәлеген ачып бирүче матур һәм төсле рәсемнәр белән баетылган.

Әлеге китапта Татарстан халыклары Ассамблеясенә кергән милли-мәдәни автономияләрнең җитәкчеләре тәкъдим иткән халык авыз иҗаты үрнәкләре: азәрбайҗан, гарәп, әрмән, ассирия, әфган, башкорт, белорус, бурят, вьетнам, грек, грузин, дагыстан, яһүд, һинд, казах, кыргыз, корея, лезгин, мари, месхетин, мордва, немец, осетин, рус, сирия, таджик, татар, төрек, төркмән, удмурт, үзбәк, украин, чечен, чуаш әкиятләре тупланган.

Иллюстрацияләрне Рушан Шәмсетдинов, Алсу Тимергалина, Айсылу Гәрипова, Булат Гыйльванов, Светлана Ибрагыймова, Фәридә Ризаева һәм Илдус Әҗимов ясаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X