Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда юл эшләре график буенча бара

Автомобиль юлларын төзү һәм реконструкцияләү программасы чирек өлешкә үтәлгән, Татарстанның 51 объектында эшләр дәвам итә.

Бу хакта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин ТР Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә узган киңәшмәдә хәбәр итте. Видеоконференция режимында узган киңәшмәдә ТР Министрлар Кабинеты әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, республика муниципаль берәмлекләре башкарма комитет җитәкчеләре катнашты.
"Бер атнада автомобиль юлларын ремонтлау программасы буенча динамика 5,8 процент тәшкил иткән", - дип хисап тотты Артем Чукин. План 36 процентка үтәлгән. Муниципаль юл фондлары программасы буенча 34 муниципалитетта эш бара. Биредә бер атнада башкарылган эш күләме 7,2 процентка арткан.
"1 июньнән автомобиль юлларында саклагыч катламны кору һәм ремонтлау буенча өстәмә эшләргә керештеләр", - диде министр урынбасары. Сүз бигрәк тә каты җимерелгән юл өслекләре турында бара.
Казанда берьюлы 5 юл программасы чынга ашырыла, аларның гомум үтәлеше 30 процент чамасы. Ишегалды территорияләрен ремонтлау эшләре 45,6 процентка үтәлгән. Әмма Чаллыда эшләрнең гомуми күләменең 11,3 проценты гына үтәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев