Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанга 30 градуслык эссе һава кайта

Температура сизелерлек күтәрелә: төнлә +12..+17, көндез +26..+31

Татарстан синоптиклары бу атнада һава торышының якынча фаразын бирде. 3 һәм 4 июльдә салкын һава торышыннан соң республикага 30 градуслы эсселек килә. Бу хакта Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Сишәмбе, 30 июнь көнне, республика Россиянең Европа өлеше төньяк-көнбатыш районнарының берләшкән антициклон йогынтысында булачак. Көндез урыны белән бераз яңгыр көтелә. Төнлә республиканың көнчыгыш районнарында һава температурасы +3..+8 градуска кадәр төшәчәк, көнбатыш районнарда +6..+11 градус булуы фаразлана.

Көндез термометр баганасы +19 градустан югарырак күтәрелми. Чәршәмбе көнне төбәктә явым-төшем булу ихтималы аз. Төнлә һава температурасы +4..+9 градуска кадәр, көндез +19.. +24 градуска кадәр булачак. Реклама 2 июльдә республика Ерак Төньяк циклонының атмосфера фронтлары йогынтысы зонасында булачак. Урыны белән яңгыр явачак. Кайбер районнарда көндез яшенле яңгыр һәм секундына 15-20 метрга кадәр тизлектәге кыска вакытлы җил көтелә. Температура төнлә +9.. +14 градуска, көндез +21 градустан +26 градуска кадәр күзәтеләчәк.

Якынча фаразлар буенча, 3 һәм 4 июльдә республикада һава шартлары циклон һәм атмосфера фронтларының җылы секторы йогынтысы тәэсирендә формалашачак. Һава торышы тотрыксыз характерлана, урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшен булуы көтелә. Температура сизелерлек күтәрелә: төнлә +12..+17, көндез +26..+31 градус була, дип фаразлый синоптиклар.

 

 

Чыганак: Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев