Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанга карлы-бураннар килә, ДАИ халыкны куркытып куйды

Һава шартлары начарлану, кар яву көтелү сәбәпле, автомобильчеләргә шәһәрдән читкә чыгарга киңәш ителми, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте. Автомобиль хуҗаларына транспорт чарасын кышкы сезонга әзерләргә һәм автомобильнең техник төзеклелегенә игътибар итәргә, яктырткыч приборларны, тәрәзә чистарткычны, электрүткәргечләрне аккумляторны һәр сәфәр алдыннан тикшерергә...

Һава шартлары начарлану, кар яву көтелү сәбәпле, автомобильчеләргә шәһәрдән читкә чыгарга киңәш ителми, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте. Автомобиль хуҗаларына транспорт чарасын кышкы сезонга әзерләргә һәм автомобильнең техник төзеклелегенә игътибар итәргә, яктырткыч приборларны, тәрәзә чистарткычны, электрүткәргечләрне аккумляторны һәр сәфәр алдыннан тикшерергә киңәш ителә. Көзге-кышкы чорда автомобильчеләргә катлаулы юл-метеорологик шартларда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итә торган тизлек сайларга кирәк. Куркыныч маневрлар ясаудан һәм каршы як полосага чыгудан тыелу, куркынычсыз дистанция һәм ян интервал саклау зарур. Дәүләт автоинспекциясе кышкы шина җитештерүчеләр аларны бер атна дәвамында температура 5-7 градуска төшкәндә куярга киңәш итә, дип искәртә. Шиналарны вакытында алыштыру начар һава шартлары белән бәйле юл вазгыятендә йөртүчеләргә ышанычлы идарә итү мөмкинлеге бирәчәк. tatar-inform.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев